«Тормышның үзе» конкурсы җиңүчеләре билгеле
«Шәһри Чаллы» газетасы гыйбрәтле хәлләр, язмышлар турындагы язмаларга «Тормышның үзе» дип аталган бәйге уздырды. Конкурска шактый гына язмалар килде. Без аларны 1 сентябрьгә кадәр кабул иттек һәм газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда, социаль челтәрләрдә урнаштыра бардык. Әлегә керергә өлгермәгән хатларны алга таба да бастырачакбыз.